Атналык планерка

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде. Ул торак сәясәте һәм ТКХ департаментының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу урында Шаронов Александр Сергеевич эшли башлады.

Планерка барышында Айрат Ринатович барлык җаваплы хезмәтләргә, бигрәк тә парадта катнашучыларга Җиңү көнен югары оешканлык белән үткәргән өчен рәхмәт белдерде.

Планеркада Әлмәт районында быелның 1нче кварталында алкоголь базарындагы вазгыять, ОДНны киметү буенча эшләнә торган эшләр турында мәгълүматлар тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International