ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Партия эчендә алдан тавыш бирү чарасының чираттагысы 28 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында узды. Праймеризда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов, “Бердәм Россия” партиясе җирле бълекчщсенең башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова, депутатлар һәм башкалар катнашты.
Бүген Әлмәт районында 46 нчы тапкыр иң яхшы савымчыларны һәм эре мөгезле терлек үрчетү буенча технологларны билгеләделәр. Традицион бәйге быел Новотроицкиның “Первомайский” хуҗалыгында узды.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәт районында партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның сайлаучылар белән очрашулары дәвам итә. Чара муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында уздырыла. Әлмәт районы авыл җирлекләреннән барлыгы 332 депутат сайланачак.
Бүген башкарма комитетның кече залында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легализацияләү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы булды.
26 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында партия эчендә алдан сайлау буенча чираттагы праймериз узды. Зур залда кандидатлар үзләренең сайлаучылары белән очрашты.

26
май, 2015 ел
сишәмбе
Балаларның оешкан төркемнәрен ташуга бәйле мәсьәләләр хокукый яктан көйләнгән, шулай да, һәлакәт кабатланды, дип раслый республиканың баш автоинспекторы
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакыруы буенча, эш визиты белән “Татарстан Республикасының инвестицияләр, төбәкара эшчәнлек һәм дәүләт заказлары агентствосы” генераль директоры Яков Геллер килде.
25 май көнне Әлмәт муниципаль районының чираттагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Аның эшендә беренче тапкыр ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәттә “Минем шәһәр. Минем талант.”дип аталган күчеп йөрешле күргәзмә һәм сөйләшүләр мәйданы ачылды.
Бүген “Tennis City” спорт үзәгендә ӘМР Башлыгы кубогына теннис буенча Бөтенроссия турниры ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International