Әлмәттә ӘМР Башлыгы кубогына теннис буенча Бөтенроссия турниры ачылды

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Бүген “Tennis City” спорт үзәгендә ӘМР Башлыгы кубогына теннис буенча Бөтенроссия турниры ачылды. Тантаналы чараны ачып, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин балаларны спортка тартуның никадәр мөһим булуын ассызыклады. “Теннис- шундый спорт төре, биредә көч, төгәллек, кыскасы киләчәктә җиңүләр яулау өчен кирәк булган күнекмәләр дә камилләшә,”- диде ул үзенең чыгышында.

Айрат Ринатович “Татнефть” ААҖ җитәкчелегенә Әлмәт районында спортны үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте.

“Татнефть” ААҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин үзенең чыгышында ассызыклап узганча, муниципалитет һәм нефтьчеләрнең бергә эшләве нәтиҗәсендә шәһәрдә бүгенге кебек зур масштаблы чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлекләр бар.

Район башлыгы Кубогына турнир Әлмәттә өченче тапкыр уздырыла. Агымдагы елда теннис буенча Бөтенроссия турнирында 14 шәһәрдән 82 спортчы катнаша.

ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International