Айрат Хайруллин: шәһәр һәм район иминлеге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтенә бәйле”

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт районында 46 нчы тапкыр иң яхшы савымчыларны һәм эре мөгезле терлек үрчетү буенча технологларны билгеләделәр. Традицион бәйге быел Новотроицкиның “Первомайский” хуҗалыгында узды.

-​ Әлеге бәйгегә махсус зур теләк белән килдем. Район һәм шәһәр иминлеге сезнең хезмәтегез белән бәйле. Терлекчелек – катлаулы тармак һәм һәрдаим кайгыртучанлык таләп итә. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм күрсәтү - өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала. “Татнефть” компаниясенең финанс ярдәме белән 10 сөтчелек фермасы заманча җиһазландырылды. Бу өлкәдәге эшчәнлекне алга таба да дәвам иттерәчәкбез”, - диде Айрат Ринатович.

Быелгы конкурста 28 савымчы катнашты, шуларның 6 сы – мәктәп укучылары. Бәйгедә шулай ук 5 технолог ярышты.

Авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куйган тәҗрибәле остазлар белән беррәттән яшьләрнең дә ярышуы үзенә күрә куанычлы күренеш. Иң яшь савымчы - Әминә Мостафинага бары 13 яшь. Ул “Васильевское” хуҗалыгыннан чыгыш ясады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ветеран савымчылар арасында беренче урынны “Чулпан” хуҗалыгыннан Лениза Мостафина яулады. Яшьләр арасында иң алдынгысы дип “Первомайский” хуҗалыгыннан Светлана Савельева табылды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләрне һәм Дипломнарны Айрат Хәйруллин шәхсән үзе тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International