26 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында партия эчендә алдан сайлау буенча чираттагы праймериз узды. Зур залда кандидатлар үзләренең сайлаучылары белән очрашты.
Алга таба депутат мандаты өчен көрәшүчеләр 3 минут вакыт аралыгында сайлаучыларны үзләре белән таныштырдылар, депутат булган очракта хәл ителәчәк проблемаларга тукталдылар. Чыгышлардан соң һәрбер сайлаучы 45 кеше күрсәтелгән кандидатлар исемлеген алып, тавыш бирде.