Айрат Хәйруллин Иҗтимагый совет утырышында катнашты

2015 елның 26 мае, сишәмбе
25 май көнне Әлмәт муниципаль районының чираттагы Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Аның эшендә беренче тапкыр ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

Чараны ачып, ул районда 25 тән артык төрле иҗтимагый оешмалар булуын билгеләп үтте.

-Бу эшнең үз формалары булдырылган инде. Без киләчәктә дә иҗтимагый оешмаларга зур игътибар бирәчәкбез. Нәкъ менә әлеге оешмаларның фикерләре, тәкъдимнәре, безгә, властьләргә, проблемалы сорауларны хәл итәргә, халыкның-тормыш көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирергә тиеш, - дип ассызыклады Айрат Ринатович.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча Әлмәт муниципаль районында милли сәясәтнең тормышка ашырылуы, миграцион сәясәт, башка диаспора вәкилләренең яшәеше турында докладлар тыңланды.

Парклар һәм скверлар елы кысаларында оештырылган чаралар хакында мәгълүмат тыңланганнан соң Иҗтимагый совет әгъзаларының сорауларына җаваплар бирелде.

ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International