Айрат Хәйруллин: эшмәкәрләрнең дәүләт закупкаларында катнашуларын мөмкин кадәр арттырырга кирәк

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакыруы буенча, эш визиты белән “Татарстан Республикасының инвестицияләр, төбәкара эшчәнлек һәм дәүләт заказлары агентствосы” генераль директоры Яков Геллер килде. Ул оешма, предприятие вәкилләре белән булган очрашуда катнашты. “Сатып алулар белән бәйле һәр нәрсә урта һәм кече бизнес вәкилләре арасында зур кызыксыну уята. Шуның өчен дә эшмәкәрләрнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеген арттырырга кирәк. Бүгенге семинарда без башкарган эшебезнең сыйфатын бәяләргә, хаталарыбызны ачыкларга өйрәнербез,”- дип ассызыклады Айрат Ринатович очрашу барышында. Әлмәт муниципаль районында уздырыла торган дәүләт закупкалары турындагы мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Гирфанов чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар Яков Геллерга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Айрат Хәйруллин аерым группаларга бүленеп, укуларны алга таба да дәвам итү фикерен хуплады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International