“Минем шәһәр. Минем талант.”

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә “Минем шәһәр. Минем талант.”дип аталган күчеп йөрешле күргәзмә һәм сөйләшүләр мәйданы ачылды. Проект “Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кысаларында оештырылды. “КамАЗ” трейлеры, “Форд” автомобильләренә урнаштырылган информацион – күргәзмә мәйданы республиканың барлык шәһәрләренә дә керә.

Күргәзмәне ачып, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, әлеге проектны ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов инициативасы белән тормышка ашырылуын ассызыклады. ТР Президенты Департаментының киңәшчесе Айдар Акмалов күргәзмәнең форматы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Аннары Айрат Хәйруллин район яшьләре сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты. “Әлмәттә талантлы яшьләр күп, безнең төп бурыч аларның үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру ,”- диде ул үзенең чыгышында.

ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International