Праймериз: киләчәкне бергәләп сайлыйбыз!

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Партия эчендә алдан тавыш бирү чарасының чираттагысы 28 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында узды. Праймеризда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов, “Бердәм Россия” партиясе җирле бълекчщсенең башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова, депутатлар һәм башкалар катнашты.

-​ Халкыбыз иминлеге өчен республикабызда, шул исәптән Әлмәт районында да, зур эшләр башкарыла. Халык алдында ачык һәм намуслы булу – төп бурыч”, - дип белдерде Ришат Әбүбакиров үзенең чыгышында.

Депутат мандатларына претендентларга чыгыш өчен 3 минут вакыт бирелде. Айрат Хәйруллин, сайлаучылар алдында чыгыш ясар алдыннан, праймеризның иң көчле кандидатларны сайлап алуның иң отышлы ысулы булуын ассызыклады.

-​ Мин Әлмәт җирлегенең иминлеге өчен бар тырышлыгымны куеп эшләргә килдем. Алда башкарасы, тормышка ашырасы проектлар бик күп. Эшчәнлегемдә 3 төп принөипка нигезләнәм: беренчесе – халык алдында ачык булу, чиновникларның сыйфатлы хезмәте, хакимияткә халыкның ышанычын арттыру һәм, әлбәттә, туктаусыз, көн дә эшчәнлек алып бару. Шуны онытырга ярамый, төп байлыгыбыз - шушы җирлектә яшәүче кешеләр. Барлык эшләрдә дә яшьләрне күбрәк җәлеп итү сорала. Алар – безнең киләчәгебез”,- диде башкарма комитет җитәкчесе.

Чыгышлар тәмамлану белән, сайлаучыларның һәрберсе 45 кандидат теркәлгән бюллетеньнәр белән яшерен тавыш бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International