Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алу кампаниясе тәмамланды диярлек. 3 млн 366,1 мең тонна ашлык суктырылган. Узган ел бу сан 3 млн 505,6 мең тонна булган, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Нефтьчеләр мәйданында алма төшәр урын да юк иде. Үзәк сәхнәдәге тамаша ике зур экранда да күрсәтелеп барды, алар аша Казан һәм башка шәһәрләр белән онлайн-аралашу да оештырылды.