Әлмәт районында урып– җыю эшләре төгәлләнү алдында. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урып –җыү эшләре 99% мәйданда төгәлләнгән. Бер гектардан 18,44 центнер уңыш чыккан. Район буенча 86870 тонна бөртек суктырылган. Шул ук вакытта көзге уҗымнарны чәчү эше дә алып барыла. Планда каралган 19100 гектарның 17900 га киләсе ел уңышына нигез салынган инде.