Рөстәм Миңнеханов Президент сайлавында җиңү яулады

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
14 сентябрь иртәсенә Татарстан сайлау участокларында беркетмәләрнең 96,65 %ы эшкәртелгән. Мәгълүматларны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җиткерде.

– Президентлыкка кандидатларга бирелгән тавышлар түбәндәгечә: әлегә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,53 % (2 160 611) тавыш, КПРФ партиясе вәкиле Хафиз Миргалимов - 2,53 % (57797), "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева – 1,62 % (36959), ЛДПР партиясе вәкиле Руслан Йосыпов 0,8 % (18282) тавыш җыйды. Хәзерге вакытта 100 сайлау участок комиссиясендә беркетмәләрне эшкәртәсе калды. Әлеге эш 1-1,5 сәгать эчендә төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң гына ахыргы мәгълүматлар мәгълүм булачак.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов өчен иң күп тавышны Буа (99,71 %), Әлки (99,68 %) районнары биргән. Аз тавыш бирүче районнар – Бөгелмә ( 87,35 %) һәм Яшел Үзән (85, 73 %).

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International