Бүген Корбан чалу мәйданында бәйрәмне уздыру буенча күчмә киңәшмә булып узды. Муниципалитет һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән әлмәтлеләр һәр елны бу олы бәйрәмдә корбан чалуны махсус җайлаштырылган урыннарда башкара алалар.
24 сентябрь көнне иртәнге 7 дән “АПОПАТ” автобуслары мәчет яныннан корбан чалу мәйданына йөриячәк. Иртәнге 6 да районның һәм шәһәрнең барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазы башлана.