Әлмәттә велосипед инфраструктурасы дөнья стандартлары буенча үстереләчәк

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Озакламый Әлмәттә яңа төр транспорт чарасына өстенлек биреләчәк. Якын киләчәктә шәһәрдә велосипед инфраструктурасы үсеш ала башлаячак. Шушы көннәрдә Даниянең Copenhagenize Design Co генераль директоры, шәһәр мобильлеге мәсьәләләре буенча Дания эксперты Майкл Колвилл-Андерсен белән очрашу узды. Майкл – бөтен дөнья буенча төрле шәһәрләрдә велосипед хәрәкәтен үстерү өлкәсендә зур хезмәт куйган кеше, Cycle Chic (“велосипед купшылыгы”) танылган блок авторы, фотограф. Аны шулай ук “Дөньяның велосипед илчесе” дип тә йөртәләр. Безнең җитәкчелек ярдәм сорап, Дания белгечләренә мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Майкл алдан ук фотолар, видео, схема-проектлар буенча безнең шәһәрне өйрәнгән һәм велосипед хәрәкәтен җәелдерү өчен бөтен мөмкинлекләр, иркен урын барлыгын фаразлый. Әлмәт Россиядә профессиональ рәвештә велосипед инфраструктурасы үсешенә җиң сызганып тотынучы бердәнбер шәһәр икән. Майкл сүзләренчә, моңа кадәр күпләр бу теләк белән янып яшәсә дә, берсе дә яңа хәрәкәткә башлангыч салырга батырчылык итмәгән. Алар беренче адым ясаучы шәһәрне көтә.

Аның сүзләрен хуплап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да (сүз уңаеннан, ул велосипедны аеруча үз итүче җитәкче) кистереп әйтеп куйды:

– Бу – чынбарлык! Мөмкин булмастай теләк юк! – Аның хыялы зурдан икән әле. – Киләчәктә Түбән Мактаманы да шәһәр белән велосипед юлы тоташтырачак.

Башка сүз дә кирәкми, теләк бар, сөйләшүләр бара, ә калганын вакыт күрсәтер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International