ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Бүген бөтен республика, шул исәптән Әлмәт шәһәре һәм районында яшәүчеләр дә үзләренең киләчәкләрен сайладылар.
18.00 сәгатькә 81 меңнән артык әлмәтле тавыш биргән.
Авыл җирлекләрендә сайлау компаниясе төгәлләнеп килә.
Бердәм сайлау көне Татарстанда тыныч узган дип белдерде. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова белдергәнчә, һава торышы яхшы, кәефләр күтәренке.
781 нче сайлау участогында кунакларны иртән – иртүк концерт программасы белән каршылыйлар.
Әлмәт районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илдар Нәбиуллин сүзләренә караганда, көндезге 12 сәгатькә 16 мең 697 кеше тавыш биргән.
Башкалар кебек үк Айрат Хәйруллин да Динә Гарипова һәм Тимати концертына чакыру беләзеге алды.
Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, иртәнге 10 га 8798 кеше тавыш биргән.
13 сентябрь – Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең шәһәр, район Советына депутатлар сайлау көне. Бу республикада яшәүче һәркем өчен мөһим көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International