Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алу кампаниясе тәмамлана

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алу кампаниясе тәмамланды диярлек. 3 млн 366,1 мең тонна ашлык суктырылган. Узган ел бу сан 3 млн 505,6 мең тонна булган, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Гомумән, республика буенча 6,1 мең гектар мәйданнан уңышны җыеп аласы калган. Кичә ТР аграрийлары, аяз һава шартларыннан файдаланып, бер көндә 25 мең гектардан ашлык суктырган. Шуңа күрә бүген уңышны җыеп алу кампаниясе төгәлләнергә мөмкин.

Быел гектарыннан 21,5 центнер уңыш алынган. 2014 елда кырларның продуктлыгы гектарыннан 22,7 центнер тәшкил иткән.

Гомумән, 2014 елда Татарстан буенча бөртекле культуралар 1 млн 553,9 мең га тәшкил иткән, ә быел - 1 млн 571 мең га.


"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International