Айрат Хәйруллин: “Әлмәтлеләр сайлауларны югары дәрәҗәдә уздырдылар”

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты һәм муниципаль органнарга депутатлар сайлауны үткәрүдә актив катнашучыларны тантаналы шартларда бүләкләделәр.

“Әлмәтлеләр сайлауны бик югары дәрәҗәдә уздырды. Сайлау участокларында һәм коллективларда зур эш башкардык. Без тагын бер тапкыр бердәм коллектив һәм район булуыбызны расладык. Бердәм команда белән эшләгән эшебезгә ныклы “бишле” куя алабыз, “– дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Әлмәт районы лидеры.

Сайлаулар буенча доклад белән район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова чыгыш ясадылар. Сайлаулар вакытында тавыш бирүдә 128 045 мең кеше катнашкан.Чара Әлмәт гимнын башкару белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International