Агымдагы елның 5 аенда ТР ның консолидацияләнгән бюджетына 179,1 млрд сум акча кергән

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты, узган елгы шушы ук вакыттагының 9,8 процентын тәшкил итә, сәнәгать производство индексы - 99,5 процент, ваклап сату әйләнеше 12,7 проценттан да күбрәк кимегән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген финанслар, казначылык һәм салым органнары республикакүләм киңәшмәсендә шундый мәгълүмат белдерде.

Хәзер ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында уза торган киңәшмәдә 2015 елның 9 аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджет үтәлеше һәмТР финанслар, казначылык һәм салым органнары бурычлары буенча фикер алышалар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гыйнвар-сентябрь айларында ТР ның консолидацияләнгән бюджетына 154,2 млрд сум салым һәм салым булмаган керем кергән, үсеш 20 млрд сумнан артып киткән. Агымдагы елның 5 аенда ТР ның консолидацияләнгән бюджетына 179,1 млрд сум акча кергән.

"Икътисад үсеше акрынайган шартларда беренчел бурыч - керемнең уңай динамикасын саклау һәм еллык бюджет үтәлешен тәэмин итү, мөмкинлекләрне һәм резервларын яңадан барлау", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International