Өлкәннәр тәҗрибәсе – Әлмәт районы үсешенә

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының 85 еллыгы кысаларында, Халыклар бердәмлеге көнендә район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрнең Мактаулы гражданнары һәм Хезмәт ветераннары белән очрашты. Очрашу түгәрәк өстәл артына утырып фикер алышу формасында узды.

“ 85 ел дәвамында районның үсеше кеше язмышлары аша үрелгән. Бирегә әлеге вакыт аралыгында туган җиренең данын арттыру өчен хезмәт куйган абруйлы кешеләр җыелган. Бүгенге бәйрәм көнендә халык хуҗалыгының төрле тармакларында туган районыгызның үсеше өчен тырышып хезмәт куйганыгыз өчен Сезгә чиксез рәхмәтемне белдәреәм , хөрмәтле ветераннар! Бүгенге яшьләргә, Сезнең фикерләрегезне, киңәшләрегезне ишетү бик мөһим. Мондый очрашулар киләчәктә дәвам итәр дигән ышанычта калам,”– диде Айрат Ринатович үзенең чыгышында.

Әңгәмә барышында кунаклар шәһәр һәм район тормышының кызыклы вакыйгаларын чагылдырган истәлекләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International