Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү һәрбер егет өчен мактаулы вазифа. Әлмәт муниципаль районында яшьләргә патриотик тәрбия бирүдән башлап, егетләр Россия армиясе сафларына озату кичәсе дә зурлап үткәрелә. 2 ноябрь көнне Әлмәт татар драма театрында традицион рәвештә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уздырылды. Яшь егетләрне тәбрикләргә район җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан, Чечняда хезмәт итүчеләр, мәктәп укучылары килгән иде.
Яшь егетләрне беренчеләрдән булып ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов котлады. Ул бүгенге көндә Россия армиясе сафларында 449 ир–егет хезмәт итүен билгеләп үтте һәм лаеклы егетләр үстергән өчен аларның әти– әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.