Татарстанда быел күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр барлык 999 объектта төгәлләнгән

2015 елның 31 октябре, шимбә
 Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү эшләрен тормышка ашыру, башка республика программаларын гамәлгә кертү буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Төп доклад белән чыккан ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча эшләр планга кертелгән барлык 999 объектта төгәлләнгән, 240,9 мең гражданның торак шартлары яхшыртылган.

Мәктәпләргә капиталь ремонт буенча эшләр 2015 елгы программа буенча барлык объектларда төгәлләнгән. Бу программада 42 район катнашкан.

Алексей Фролов 2015 елгы “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. Социаль өлкәдәге объектларны уңайлаштыру программасы буенча 102 объектта эш бара, программаның үтәлеше – 97,87 %. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре буенча 145 объектта эш бара, 130 объектта эшләр төгәлләнгән.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International