ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга
Татарстанда Мәскәү көннәре  уңаеннан Мәскәү өчен көрәштә катнашучы ветераннар белән очрашу узды һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Бүген Мәскәү өчен сугышта катнашкан якташыбыз Стефан Осоргинга да Мәскәү Хөкүмәте исеменнән бүләк бирелде.
30 октябрь – дәһшәтле һәм курыныч елларны искә төшерүче тагын бер дата. Бүген без  сәяси репрессия корбаннарын искә алабыз. Әлмәтлеләр менә быел да Хәтер мәйданына җыелды.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар дин галимнәре елы” уңаеннан 26 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздырды. Әлеге чарада Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты. Шулай ук әлеге чара кысаларында дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе тапшырылды.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Агымдагы елның 9 аенда гражданнарга электрон рәвештә 38,5 млн хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 75 процентка артык. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
 


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Әлмәт районы Миңлебай авылы мәчетең  20-еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Әлеге чараны мәчет имамы Расих хәзрәт Гатауллин ачып җибәрде, килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов авыл халкына нәсыйхәтләрен бирде, мәчет имамы Расих хәзрәтнең мәхәллә эшләрен оештырып яхшы алып барганлыгын  билгеләп үтте. Тантанага җыелган мөселманнарны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдарова тәбрикләде, ул мәчет эшләп торган авылда нур, мәгърифәт һәм әдәп барлыгын ассызыклады.


25
октябрь, 2015 ел
якшәмбе

Әлмәт картиналар галереясында Кытай Мәдәният министрлыгы каршындагы югары класслы рәссам Янь Дуньцзянь күргәзмәсе ачылды.

Яшьләр үзәгендә 120 дән артык  кыз һәм егеткә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды.


24
октябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Казанда “Көрәш” буенча XX республика шәхси-команда ярышлары тәмамланды. 


23
октябрь, 2015 ел
җомга
Кичә Әлмәт драмтеатры сәхнәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International