Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрнең оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашу темасы -Worldskills – эшче һөнәрләр чемпионаты.
Очрашу башында район башлыгы Junior Skills бәйгесендә «Лазер технологияләре” компетенциясе буенча җиңү яулаган 16 нчы мәктәп укучыларын Давид Хамитов һәм Игорь Крейдоны тәбрикләде. Айрат Ринатович республика һәм Россия күләмендә уздырылучы эшче һөнәрләре буенча чемпионатларда катнашуның мөһимлеген ассызыклап, бүгенге яшьләрдә кызыксыну булдыру кирәклегенә басым ясады. Аның фикеренчә, югары уку йортларында бәйгеләргә әзерләнү һәм катнашу эзлекле бер системага салынырга һәм тормышка ашырылырга тиеш.