Һава торышы җылы булу сәбәпле, Нефетьче мәйданындагы Үзәк Яңа ел чыршысы һәм “Мин яраткан Әлмәт” шугалагын ачу 28 декабрьгә күчерелә. Биредә үк “Яңа елның 100 көне” проекты да башланып китәчәк. Барлык әлмәтлеләрне 28 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Нефетьче мәйданына чакырабыз!
Район һәм шәһәр службалары халык белән аралашу өчен тагын да якыная. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин кушуы буенча, барлык службаларның да «Твиттер», «ВКонтакте», «Инстаграмм» социаль челтәрләрдә рәсми сайтлары булдырылды.
Бүген ӘМР башкарма комитетында профсоюзларның координацион советы киңәйтелгән утырышы булып узды. Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе урынбасары Марсель Бикмуратов,Көньяк–көнчыгыш сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Закиров, район һәм шәһәрдәге профсоюз комитеты рәисләре катнашты.
Бүген бөтен дөнья мөслеманнары Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен– Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтәләр. Ислам дөньясында өченче олы бәйрәм булып саналган әлеге датаны Әлмәт шәһәренең “Зиннур” мәчетендә ачылганнан бирле – 2001 елдан зурлап уздыралар. Агымдагы елда “Зиннур” мәчете ачылуга 15 ел тула.
Казанның «Корстон» күңел ачу үзәгендә “ 2015 ел спортчысы ” дип исемләнгән тантана узды. Әлеге чара кысаларында республиканың иң югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылары, спорт федерацияләре, оешмалары, тренерлар, масскүләм мәгълүмат чаралары бүләкләнде.
Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанга 85 меңгә якын турист килүе көтелә.
Шәһәр паркы әлмәтлеләрнең генә түгел, тирә-як районнарда яшәүчеләрнең дә яраткан урыны.
Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды.
Муниципалитетта дүшәмбе киңәшмәсе яңа билгеләнгән кадрлар белән таныштырудан башланган.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru да шәһәр мәктәпләрендә туклану өчен дә түләргә мөмкин.