Әлмәттә бәйрәм тантаналары Яңа ел чыршылары һәм шәһәрчекләре ачылышы белән башланып китте. Чыршы утлары беренчеләрдән булып Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта, 19 декабрь көнне кабынды. 21 декабрь көнне Түбән Мактама бистәсенең мәдәният йорты каршысындагы мәйданчыкта Яңа елны каршылау тантанасына старт бирелде.
Кар аз булуга карамастан, мактамалылар Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы – маймыл сыннарын ясау мөмкинлеген тапканнар. Планда балалар өчен таулар, шугалак ясау, атынгычлар урнаштыру. Ачылыш тантанасына җыелган халыкны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин котлады.
СУ-2 микрорайонындагы мәйданчык та Яңа ел рухы белән сугарылган. «Диалог - Авто» автосалоны, 6 нчы мәктәп һәм ТОС-16 чараның иганәчеләре булдылар.