Бүген бөтен дөнья мөслеманнары Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен– Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтәләр. Ислам дөньясында өченче олы бәйрәм булып саналган әлеге датаны Әлмәт шәһәренең “Зиннур” мәчетендә ачылганнан бирле – 2001 елдан зурлап уздыралар. Агымдагы елда “Зиннур” мәчете ачылуга 15 ел тула.
Бүгенге чара мәчетнең имам– хатыйбы Азат Хәмитовның Корьән сүрәләре укуы белән башланды. Ул дини чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм Мөхәммәт пәйгамбәр, аның тормыш юлы турында сөйләде. “Ислам диненең нигезе булып тәүхид – бер Аллаһыга гына ышану һәм гүзәл әхлак, күркәм холык тора. Аллаһ илчесенең күркәм холкы – мөселманнар өчен көзге кебек. Менә шул көзгегә карап, һәркем үз холкын үзгәртергә, тагын да камилләштерергә омтылсын иде,”– диде ул үзенең чыгышында.
Чара зур бәйрәм өстәле артында тәмамланды.