Казанның «Корстон» күңел ачу үзәгендә “ 2015 ел спортчысы ” дип исемләнгән тантана узды. Әлеге чара кысаларында республиканың иң югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылары, спорт федерацияләре, оешмалары, тренерлар, масскүләм мәгълүмат чаралары бүләкләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Россиянең теннис Федерациясе Президенты Шамиль Тарпищев һәм башка күренекле кешеләр катнашты. “Иҗтимагый спорт оешмалары” категориясендә Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе (президенты – Шәфәгать Фахразович Тәхаветдинов).
«Татарстан Республикасының Олимпиягә кертелмәгән спорт төре буенча иң яхшы спортчысы” номинациясендә Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов бүләкләнде.
Тантаналы чара Рөстәм Миннехановның чыгышы белән тәмамланды.