19 декабрьдә 56 нчы яше белән барганда Александр Михайлович Михайлов көтмәгәндә вафат булды.
Әлмәтнең 14 яшен тутырган 60 үсмере Яңа ел алдыннан гына паспортлы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов түрәләргә бүләкләр алуны һәм бирүне тыйды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә авария хәлендәге тораклардан күчереләчәк гражданнар өчен торак төзелешенә җитди игътибар бирергә, шулай ук өлешләп түләү программасы буенча проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау белән вазгыятьне контрольда тотарга чакырды.
Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгында республикада хезмәт һәм мәшгульлек проблемаларын хәл итүгә, дәүләт программаларын гамәлгә куюга багышланган коллегия булып узды.
Бүген ӘМР башкарма комитетында Татарстан Республикасының электрон “Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән контроль хәбәрләрне тикшерү буенча зона ара киңәшмә булып узды.
20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, ТР предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның гыйнварынна бирле 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28 кеше авыр имгәнгән, 16 очрак үлем белән тәмамланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүгеннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә һәм ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.