ӘМР башкарма комитетында профсоюзларның координацион советы утырышы узды

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ӘМР башкарма комитетында  профсоюзларның координацион советы   киңәйтелгән  утырышы булып узды.  Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе  Марат Гирфанов, «Татнефть»  җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе урынбасары Марсель Бикмуратов,Көньяк–көнчыгыш  сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе  Рөстәм Закиров, район һәм шәһәрдәге профсоюз комитеты  рәисләре  катнашты.

  Очрашу барышында   Әлмәт муниципаль районы башкарма органы, координацион совет һәм Көньяк–көнчыгыш  сәүдә–сәнәгать палатасы  арасындагы өч яклы килешү нигезендә   2014–2016 елларга  төзелгән эш планының  үтәлеше тикшерелде.

2015 ел дәвамында  Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша  эшсезлекне киметү максатыннан 582 граждан  теге яки бу һөнәрне үзләштерү буенча махсус курслар узган.6 мең 191 кешегә  үзәк аша  дәүләт хезмәтләре күрсәтелгән. Эшсез дип исәпләнүчеләр  икътисади  яктан актив халыкның  0,96%  тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International