Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды.
Бу юлы җәмәгатьчелек йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, миграция, районда телләрне саклау буенча программаның ничек тормышка ашырылуы белән бәйле сорауларны тикшерде. Шулай ук советның агымдагы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Быел иҗтимагый совет азык-төлек һәм дару бәяләренә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, Парклар һәм скверлар, Әдәбият елын уздыруга һәм башкаларга зур игътибар бирде.
"Әлмәт таңнары"/Татамедиа