Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанга 85 меңгә якын турист килүе көтелә

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанга  85 меңгә якын турист килүе көтелә.  Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында узган  брифингта  ТР  туризм буенча Дәүләт  комитеты  рәисе Сергей Иванов сөйләде. Аның сүзләренә караганда,  Казан иң  популяр ял итү урыннарының берсенә  әверелеп бара.  Бүгенге көндә   отельләр  80–100 процентка тулы.  Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә   Татарстан башкаласында   70 меңнән  артык  кунак булып киткән, быел әлеге  сан яңадан 10 меңгә артыр   дип фаразлана.

 Яңа ел каникуллары вакытында Татарстанда  беренче тапкыр  автотур узачак.  10 автоөйдән  торган автокараван  Мәскәүдән  килеп, 6 көн дәвамында  республика шәһәрләрнедә  йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International