ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

 №8 маршруты "АПОПАТ" тарафыннан туктатылу сәбәпле,  02.01.2016 алып 10.01.2016 кадәр троллейбус идарәсенең  Газель машинасы тарафыннан сәг 07.00 алып 17.00 кадәр 1 сәг аралык белән  халыкка маршрут буенча хезмәт күрсәтеләчәк. (РТС-Урсала).

“100 көн Яңа ел” проекты кысаларында “Мин яраткан Әлмәт” шугалагында чаралар дәвам итә.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

29 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миннеханов Әлмәт шәһәрендә (Татарстан Республикасы) «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Татарстан Президенты Эфир каналындагы “Тема” тапшыруында кунак булды, сорауларга җавап бирде һәм 2016 елга планнары белән уртаклашты.


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

 Әлмәткә коммуналь хезмәтләр өчен 4 берәмлек “КамАЗ” машинасы кайтартылды. Алар гади түгел, табигый газ белән эшләүче, “акыллы” һәм экологиягә зыян салмаучы техника. Яңа машиналарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәкъдир иттеләр.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Дүшәмбе, 28 декабрь көнне, Әлмәттә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булып узды. Тантана башында әкият геройлары, аниматорлар белән берлектә  шугалакта тимераякта йөргән Кыш бабай сәхнә түренә узды.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.

24 декабрь  көнне  Хөкүмәт  йортында ТР  Премьер-министры урынбасары  Васил Шайхразиев  рәислегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә  кагылышлы чараларның  ничек үтәлүен  анализлауга багышланган  киңәшмә  узды.

  Әлмәт муниципаль районында да  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар  югары дәрәҗәдә оештырылды.

Әлмәттә Ватан Геройларын  хөрмәтләү  дәвам итә. Геройлар катнашында бу атнада яңадан берничә чара узды.

Бүген Казанда, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан гамәлгә куелган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү танатнасы узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International