Әлмәттә Үзәк чыршы ачылды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Дүшәмбе, 28 декабрь көнне, Әлмәттә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булып узды. Тантана башында әкият геройлары, аниматорлар белән берлектә  шугалакта тимераякта йөргән Кыш бабай сәхнә түренә узды. Яңа ел чыршысы утларын кабызды, тирә-юньгә фейерверк утлары сибелде. Мәскәүдән тантанага махсус чакыртылган  DEVILSSS SHOW артистлары халыкны төрле уеннар, викториналар белән куандырды.   Шугалакта  интерактив барды.

 Утырып ял итәргә куелган эскәмияләр, кулны җылыту өчен утлар һәм башкалар,   кайнар ризыклар әлмәтлеләр күңеленә аеруча хуш килде. Боланнарга тагылган чаналарга утырып йөрү бик истәлекле мизгелләр булды.

Без 2016нчы  елга аяк басарга торабыз. Республика Президентының барлык программаларын тормышка ашырдык. Бик күп социаль объектлар төзелде, юллар төзекләндерелде. “Яңа елның 100 көне” проекты кысаларында  кешеләрне телевизор экраннарыннан, балаларны интернеттан ял иттереп тору өчен кулган килгәннең барысын да эшләргә тырыштык, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин бәйрәм тантанасында.

Әлмәтлеләр бу көнне рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, шугалак шау-гөр килеп торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International