24 декабрь көнне Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев рәислегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә кагылышлы чараларның ничек үтәлүен анализлауга багышланган киңәшмә узды.
Әлмәт муниципаль районында да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар югары дәрәҗәдә оештырылды. Районда 139 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид, 49 “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнүче, 192 тол, 3197 тыл хезмәтчәне исәпләнә.
Агымдагы ел дәвамында дәүләт программасы нигезендә 370 ветеран яхшы шартлары булган фатир белән тәэмин ителгән, бүгенге көндә чиратта 42 ветеран тора. Авыр тормыш шартларында калган 18 ветеранга муниципаль бюджет хисабыннан 90 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Ел дәвамында шәһәр һәм районның службалары, “Татнефть” җәмгыяте, мәктәп укучылары, студентлар белән берлектә күп төрле чаралар уздырылган.
Бөек Җиңү бәйрәмен уздыру буенча Әлмәт районы республикада иң актив эшләүчеләрнең берсе булып танылган иде.