Әлмәт укучылары республиканың Яңа ел Чыршысында катнаштылар

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.

Шунысы игътибарга лаек: быел Республика Чыршы бәйрәменә 15 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, сценарий “Яңа елның туган көне” темасына багышланды. Иң элек ТР Президенты Чыршысының 2001 елдан бирле уздырылып килгән тамашалары хронологиясе тәкъдим ителде – экранда бәйрәм мизгелләрен чагылдырган фотолар күрсәтелде.

Бәйрәм әкиятен сәхнәләштерүдә исә меңләп кеше катнашты. Алар арасында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәте вәкилләре, “New kids”, “Немальчишки” җыр коллективлары, “Шарм” шоу-театры, “Мгновение”, “Дорога из города”, “Татарстан”, “Dance Life” бию коллективлары һ.б. бар иде.

Җыр һәм бию коллективларыннан тыш, бәйрәмне ТР фигуралы шуу мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгышлары бизәде, шулай ук һава гимнастикасы элементлары тәкъдим ителде.

Тамаша тәмамлангач, балаларны котларга дип, сәхнә түренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Ул бүгенге бәйрәмгә яхшылардан яхшыларның җыелуын билгеләп, без сезнең белән горурланабыз, диде. “Без бүген быел республикабызда уздырылган вакыйгаларны чагылдырган видеороликны карадык. Чынлыкта, бу – барлык булган вакыйгаларның бер өлеше генә. Без барыбыз да яраткан Татарстан Республикабызда яшәвебез, эшләвебез, белем алуыбыз белән горурланабыз. Киләчәк турында сүз йөрткәндә, без һәрвакыт кеше капиталын күз уңында тотабыз. Көндәшлеккә сәләтлелегебез сезне киләчәк тормышка ничек әзерләвебездән тора", – диде ТР Президенты.

 Әлмәт районыннан бәйрәм чараларында  12–16 яшькә кадәрге 120 укучы катнашты. Билгеләнгән урынга кадәр  аларны «АПОПАТ» ҖЧҖнең   югары уңайлыклы автобусларында, 12 педагог,  3  эчке эшләр хезмәте  вәкиле, 3 медицина хезмәткәре озата барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International