“100 көн Яңа ел” проекты кысаларында “Мин яраткан Әлмәт” шугалагында чаралар дәвам итә. Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунакларына моржларның “Сәламәт Яңа ел” дип исемләнгән программасы тәкъдим ителде. Чарада “Айсберг” клубының 40 активисты катнашты. Моржлар бәйрәме Нептун һәм башка геройлар катнашында узган традицион парадтан башланды. Алар барлык кунакларны да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.
Аннары биредә үк “Көмеш итекләр” турниры узды. Мини-футбол ярышларында югары сыйныф һәм яшүсмерләр клубына йөрүчеләр катнашты.