ТР Президенты республика муниципаль берәмлекләре арасындагы смотр-конкурста җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре тапшырды

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген Казанда, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан гамәлгә куелган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү танатнасы узды.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә хезмәттә кулланылучы йөз җиңел автомобиль һәм микроавтобус ачкычы тапшырды.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге корылтай алдыннан, шулай ук ел тәмамланып килгәндә, смотр-конкурска йомгак ясауның матур гадәткә әверелүенә игътибарны юнәлтте. Ул узып барган елның гадиләрдән булмавын билгеләп, муниципаль берәмлекләргә депутатлар, шулай ук ТР Президенты сайлануын искәртте. “Бу республикабызның барлык хакимият структуралары өчен җитди имтихан булды. Без әлеге бурычны лаеклы рәвештә башкарып чыктык. Бүгенге авырлыкларга карамастан, республикада булдырылган динамиканы сакларбыз дип уйлыйм. Моның өчен безгә халык белән, инвесторларыбыз белән нәтиҗәле эшләү, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү зарур”, – диде ТР Президенты.

Р.Миңнеханов җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елның уңышлы булуын теләде: “Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль, дәүләт хакимияте органнарының нормаль эшчәнлеген урыннарда тәэмин итүче хезмәттәшләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерүегезне үтенәм”, – дип, сүзен йомгаклады.

Быел смотр-конкурста катнашуга барлыгы 202 гариза тапшырылган булган. Нәтиҗәдә, бәйге лауреатлары дип 93 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе табылган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген җиңүчеләргә 93 “Шевроле Нива” җиңел автомобиле һәм 7 “Форд Транзит” микроавтобусы ачкычлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International