Татарстан Президенты әлмәтленең хыялын тормышка ашырырга вәгьдә бирде

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Эфир каналындагы “Тема” тапшыруында кунак булды, сорауларга җавап бирде һәм 2016 елга планнары белән уртаклашты. Алып баручылар Рөстәм Миннехановка Кыш бабай булырга тәкъдим ясадылар һәм 7 яшьлек әлмәтленең хатын укыдылар. Бала Яңа елга үзенә һәм сеңлесенә тимераяклар сораган. Президент аларның хыялын тормышка ашырырга вәгъдә бирде.

– Кызганыч, бу хат миңа иртәрәк тапшырылмады. Шул якларда эшлекле сәфәрдә идем. Әмма мин Әлмәт район башлыгы белән элемтәгә керермен һәм малайның теләген үтәүләрен сорармын, – диде Рөстәм Миннеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International