Әлмәттә Ватан Геройлары хөрмәтенә оештырылган чаралар дәвам итә

2015 елның 25 декабре, җомга

Әлмәттә Ватан Геройларын  хөрмәтләү  дәвам итә. Геройлар катнашында бу атнада яңадан берничә чара узды.  Бу юлы башкарма комитет  һәм Халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре әлеге мөхтәрәм кешеләрнең өйләрендә  булдылар.

 Әлмәт районында яшәүче барлык 8  геройга да  Татарстан Республикасы Президентыннан   махсус кул сәгатьләре тапшырылды.  Әлеге җаваплы вазифаны  ӘМР башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Алексей  Грушин  башкарды һәм  изге теләкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International