ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 18нче августында сәгать 10нан 13.00 кадәр Злмәт муниципаль района администрация бинасында (адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, 39нчы йорт, 122 нче бүлмә) ТР президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш идарәсе башлыгы Роза Рифкатовна Килькеева шәхси кабул итә.

Кабул итүгә язылу телефоны: (843) 567-88-57

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, җәйге ял лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, ә тагын 3 меңгә арттырып та булды. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар кабинетында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышына багышланган брифингта сөйләде.

Татарстанда терлекләргә 19 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 2 центнер азык берәмлегенә күбрәк. Азыкның сыйфаты да әйбәт, дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичә уздырган матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан игенчеләре быел 4 млн тоннадан артык ашлык җыеп алырга ниятли. Әлегә аның 3 млн тоннасы җыелган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы уздырган матбугат конференциясендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Быел Татарстанда кайбер хуҗалыклар гектарыннан 70 центнерга кадәр уңыш алуга ирешкән. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендәреспублика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов мондый уңыш алу сере белән бүлеште.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТРда 2014-2020 елларга кабул ителгән Дәүләт прогаммасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция рәвешендә республика районнары белән берлектә үтте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Үзәк банкы тарафыннан яңа банкнотлар өчен уздырылган бәйге шактый кызу бара. 

Бүген Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә узган матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Рифкать Миңнеханов пенсиягә китәчәген игълан итте. Ул 8 ноябрьгә кадәр (алдагы ике ел өчен) ялда булачак.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 9нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 8 җир участогы куела.


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның төзелеш сезоны юллар, кварталара территорияләр, велосипед юлы, урам утларын ремонтлау буенча аеруча масштаблы булуы белән аерылып тора. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр урамнары һәм юллардагы эшнең барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International