Габдрахманда халык җыены узды

2016 елның 6 августы, шимбә

Бүген, Габдрахман авылы мәдәният йортында халык җыены узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Собраниесе депутаты Ринат Хайров, ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Грушин, ветераннар Советы рәсе Василий Самойлов катнашты.

Көн тәртибе буенча Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова 2015 ел, 2016елның ярты елында башкарылган эшләргә тукталды. Көньяк–көнчыгыш сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе Руслан Закиров Әлмәт төбәгенең стратегик– икътисадый үсеш планы нигезендә планлаштырылган чаралар турында сөйләде. Ринат Хайров үзенең чыгышында Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депуптлар булышлыгы белән кабул ителгән закон проектлары турында сөйләде, залда бирелгән сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International