Әлмәтлеләр Карелиядә региональ Сабантуй уздырды

2016 елның 6 августы, шимбә

6 август көнне "Сабантуй  дусларын җыя " дигән исем белән Карелия Республикасының баш шәһәре Петрозаво́дскта региональ Сабантуй узды. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстаннан әлеге бәйрәмне оештыручы куратор итеп Әлмәт районы билгеләнде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендәге делегация милли бәйрәмне тиешле югарылыкта оештыру өчен берничә көн алдан сәфәргә чыкты.

Бүгенге көндә Карелиядә 3000 артык татар яши. Алар бирегә сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын күтәрү өчен киләләр һәм җирле халык белән катнашып, нигез корып калалар.

“Минем халкым, минем мәдәниятем – безнең дөнья” проекты кысаларында узучы чара Губернатор бакчасында дәрәҗәле кунакларны каршы алу белән башланды. Тантанага Петрозаводск шәһәре округы башлыгы Ирина  Мирошник, Карелия Республикасының милли сәясәт, иҗтимагый оешмалар һәм дини берләшмәләр белән эшләү министры Андрей Манин, Карелия Республикасының мәдәният министры Алексей Лесонен, “Чулпан” татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы” советы рәисе Фәридә Фадеева һәм башкалар килде. Татарстан рәсми делегациясен ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкләде.
Түгәрәк мәйданда урнашкан Г.Р. Державин һәйкәле һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң кунаклар Петрозаводск шәһәренең Литейный мәйданында башланып киткән Сабантуй бәйрәменә килде. Айрат Хәйруллин озатуында алар милли бәйрәмнең үзенчәлекләре чагылдырылган уеннарны карадылар, тарихи– мәдәни мирасыбызны чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар.

Бәйрәм кунакларны сәламләп, Петрозаводск шәһәр округы башлыгы Ирина Мирошник шушындый матур, тирән эчтәлекле бәйрәм оештырганнары өчен әлмәтлеләргә, “Татнефть” компаниясенә һәм “Чулпан” иҗтимагы оешмасы”на олы рәхмәтен җиткерде.

Айрат Хәйруллин Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән барлык Карелия халкына, анда яшәүче миләттәшләребезгә кайнар сәламнәр юллады һәм котлау телеграммасын укыды. Күркәм традиция буенча Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән милли бәйләнешләрне ныгытуда күрсәткән хезмәтләрен исәпкә алып, “Чулпан” иҗтимагый оешмасы” җитәкчесе Фәридә Фадиевага китаплар бүләк итте.

- Сабантуй  дуслык һәм хезмәт бәйрәме. Бүген без сезгә татар халкының күп гасырлык милли традицияләре, халкыбызның күркәм йолалары белән таныштыру өчен килдек, - дип билгеләп узды Айрат Ринатович. Карелия Республикасы җитәкчелегенә җылы, олы ихтирам белән каршы алганнары өчен рәхмәт әйтеп, яуган яңгырларның зур уңышка нигез булуын ассызыклады, изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм концерты вакытында Әлмәт артистлары милләтебезгә хас барлык төсмерләрне дә чагылдырды.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, региональ Сабантуйны оештыруда нефтьчеләр башкаласыннан 100 дән артык кеше катнашты. “Татнефть” компаниясе зур ярдәм күрсәтте. Нефтьчеләр исеменнән региональ Сабантуйда профсоюз лидеры Гомәр Яруллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International