Әлмәт районында 2016 ел уңышын җыю нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнерларны бүләкләү дәвам итә. Әлеге уңайдан ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин «Зәй», «Чагылтау», «Чулпан» хуҗалыкларында булды. Алдынгы комбайнерларга ул шәхсән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.
«Чулпан» хуҗалыгы кырларында ир–егетләр белән беррәттән гүзәл затлар – хатын–кызлар да хезмәт куя. Хуҗалык җитәкчесе Минфаяз Илалов аларның һәрберсе турында сөйләде. Татарстанда танылган комбайнер Миләүшә Мостафина бүген дә комбайн штурвалы артында.
–«Чулпан» - ул гаҗәеп хуҗалык, биредә авыр кыр эшләрендә ир–атлар белән беррәттән хатын–кызлар да актив эшли. Мин беренче күргәндә, хәтта ышанмаган идем. Комбайн белән алар шулкадәр кыю һәм оста идарә итәләр. Сез, комбайнер хатын–кызларыбыз, безнең районның горурлыгы һәм ир–егетләргә үрнәк булып торасыз ,”– дип ассызыклады район башлыгы кырда узган очрашу вакытында.