8 августка булган мәгълүматларга караганда, бер гектардан уртача 28,8 центнер ашлык чыккан һәм 2,8 млн тонна бөртекле суктырылган. Шул исәптән 492,1 мең тонна көзге арыш, 1052,8 мең тонна көзге бодай, 213,1 мең тонна сабан бодае, 789,6 мең тонна сабан арпасы, 108,9 мең тонна борчак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
971,4 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган (планның 65 проценты). Кырлардан 177,4 мең гектар көзге арыш (100 процент), 321,2 мең га көзге бодай (97 процент), 86,7 мең га сабан бодае (19 процент), 277,4 мең га сабан арпасы (75 процент), 50,7 мең га солы (81 процент), 51,5 мең га борчак (95 процент) җыеп алынган. Республика хуҗалыкларында сабан кәрешкәсен (вика), карабодай уңышын җыеп алу эшләре бара.
Биектау, Алабуга, Лаеш, Минзәлә һәм Тукай районнарында аграрийлар иртә өлгерә торган яшелчәләрне ала. Уңыш барлыгы 39 гектардан җыелган, 1,3 тонна яшелчә чыккан. Минзәлә районында бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларын ала башладылар.
Сарман районында «Сарман» агрофирмасы" ААҖ комбайнчылары алда бара. Ренат Сәгъдәтов «Тукано» комбайнында 2714 тонна ашлык суктырган, Хатыйп Хафизов –«Нью-Холланд» комбайнында 2439 тонна, Дамир Галиуллин –«Тукано»да 2433 тонна, "Җәлил" агрофирмасы" ААҖннән Румил Хәйруллин «Лексион»да 2478 тонна.
Аксубай районында ашлык суктыру буенча «Аксу Агро» ҖЧҖ комбайнчылары алда бара. Җәүдәт Сафиуллин 22 көндә1695 тонна ашлык суктырган, Фәнил Миңвәлиев - 1692 тонна, Марат Галләвов – 1633 тонна. Алар барысы да «Нью-Холланд» комбайннарында эшли.
"Татар-информ" (Гөлүзә Василова әзерләде).