7 август көнне “Яшел фитнес” проекты кысаларында шәһәрнең барлык 5 мәйданында да физик культура һәм спорт чаралары узды. Саф һавада һәм кояш нурлары астында спорт белән шөгыльләнергә 1000 артык кеше чыкты.
Төрле мәйданчыкларда узган программалар күпмедер дәрәҗәдә охшаш булса да, һәрбер тренер күнегүләрне үзенчә уздырды. Дәртле музыка астында узган ике сәгать һәркемгә күңел күтәренкелеге бирде. Әлмәтлеләр “Яшел фитнес” проектын бик хуплый.