“Шәһәрнең милли мохите” проекты әлмәтлеләрне сөендерүен дәвам итә

2016 елның 21 августы, якшәмбе

"Шәһәрнең милли мохите” проекты бу атнаның шимбәсендә дә әлмәтлеләргә һәм шәһәребез кунакларына онытылмас л мизгелләре бүләк итте. Шәһәребезнең 7 мәйданчыгында күңел ачу чаралары оештырылда. “Шәмсенур ” паркында «Эссе» төркеме концерт куйса, “Яшьлек” балалар өчен “Безнең ишегалды балалары” концерт-уен программасы барды, Гагарин урамынңа шәһәр сәнгать мәктәбе укытучылары һәр теләгән кешене рәсем ясарга өйрәттеләр. Әдәби ишегалды мәйданчыгында Әлмәт театры артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Ә шәһәр пляжында “Кызлы йорт” концерт программасы гөрләде.

Шәһәребезнең үзәк паркында Чувашстан артистларының «Юратап сана» концерты булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International