Казанда Татарстанның нефть, газ, химия форумы уздырылачак

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

7 сентябрьдән 9ына кадәр Казанда Татарстанның нефть, газ, химия форумы була. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәреләчәк.

ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, Татарстан нефть, газ, химия форумы эшен башлау тантанасында һәм эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырылган.

Форум кысаларында шактый зур эшлекле программа каралган. Аның кысаларында өч тематик күргәзмә, алты фәнни-гамәли конференция була, алар арасында “Нефть, газ. Нефть химиясе-2016” халыкара күргәзмәсе, “Нефть һәм газ чыганакларында разведка һәм чыгаруда инновацияләр”, “Хәзерге заман шартларында газ һәм нефть химиясе өлкәсендә инновацияләр кертү”, “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль мәсьәләләре” халыкара фәнни-гамәли конференцияләре, “Сыеклыклар һәм газлар сарыф ителешен һәм күләмен исәпләүдә метрологик тәэминатның актуаль мәсьәләләре” халыкара метрологик конференция була.

Республикада капиталь һәм юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен файдалану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, нефть, газ, химия тармагы предприятиеләре белгечләре катнашында адреслы очрашулар уздыру планга кертелгән.

Форумны исә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, “Татнефть” ГАҖ, “ТАИФ” ААҖ, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ, ТР Фәннәр академиясе, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге оештыра.

"Татар-информ" МА

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International