Татарстан инвестиция үсеше Агентлыгы башлыгы Талия Миңуллина Индонезия Республикисы Вәкиллеге һәм Евразия хезмәттәшлек һәм үсеш Үзәге оештырган форумда катнашты. Форум ике йөзләп катнашучыны үзенә җыйды.
Форумда Индонезиядән галантерия, гастрономия һәм бакалея, шулай ук гигиена, автомобиль кирәк-яраклары, йорт һәм төзелеш материаллары, бижутерия һәм зәркан бизәнү эшләнмәләре өлкәсендәге әйдәп баручы компанияләр катнашты. Моннан тыш, миссия составында Көнчыгыш Калимантан провинциясеннән зур делегация һәм Губернатор Бали Маде Мангку Пастика да бар иде.
“2015 елның 31 декабреннән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясенең Бердәм икътисад мәйданын булдыру турында килешү үз көченә керде. Индонезия безнең компанияләргә сәүдә һәм инвестицияләр буенча җәлеп итә торган партнер гына түгел, ә 620 млн лы берләшкән базарга чыгу да булып тора, -дип билгеләп үтте Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина.
Исегезгә төшерәбез: 2015 елның 9 апрелендә Казанда Уртак комиссия 10нчы утырышы һәм Россия-Индонезия бизнес-форумы булып үткән иде. Форум эшендә Россия һәм Индонезиядән 250ләп рәсми делегация һәм бизнес-җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Шул ук елны иң югары дәрәҗәдә 4 рәсми сәфәр оештырылды. 2013 елда Индонезиягә Россиядә җитештерелгән «КАМАЗ» техникасын һәм аның частьләрен кую, шулай ук илдә җыю производствосын һәм сервис челтәре булдыру килешүе төзелгән иде.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа
(Надия Шәйхетдинова әзерләде).