Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов бүгенге киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә башкарыла торган эшләр турында сөйләде.Хәзер торак-коммуналь компексында эшләүче предприятиеләр алдагы җылылк бирү сезонына әзерләнә. 19нчы августка 829 өйнең 714ендә җылылк торбалары юдыртылган, бу 88,15% тәшкил итә.
6541 кеше яши торган 25 күп фатирлы йортта темонт эшләре төгәлләнеп килә. 7 йортта 36 лифт алмаштырыла. Капиталь төзекләндерелгән торак йортларны кулланышка бирү 22нче августтан башлана. Объектларны сафка кертү графигы белән монда танышырга була.