Меланоманы булдырмау: белгеч киңәшләре

2016 елның 21 августы, якшәмбе

Кичә әлмәтнең эре сәүдә үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Сәламмәтлек саклау идарәсе әлмәтлеләр өчен махсус акция оештырдылар. Монда Әлмәт медицин профилактика үзәге хезмәткәрләре онкология диспансеры белгечләре белән берлектә һәр кешегә меланоманы булдырмау турында мәгълүмат туплаган китапчыклар, тематик әдәбият траттылар, һәркемнең кан басымын үлчәделәр, “яхшы” миңне “начар” миңнән ничек аерып булганлыгы турында аңлаттылар. 

Ә «Желанное радио» ның турыдан-туры эфирында Әлмәт онкология диспансерының баш табибы Сергей Карамаликов һәм хирургия бүлеге мөдире, онколог-табиб Бриллиант Вәлиева әлмәтлеләргә яман шеш авруларын булдырмау чаралары турында сөйләделәр , тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International